МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

 ТАТЯНТЫКОВСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА

 

ЯНТЫК  КЫЗЫ  -  ВАТАН САГЫНДА

Сугышта хатын – кызлар да катнашкан. Шуларның берсе - Сиразиева Мәрьям. Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям апа бүген  дә безнең арада.

Мәрьям апа 1921 нче елда Лаеш района Татар Янтыгы авылында туа. Илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Бу авыр елларда бик күпләр ачтан үлә. Боларны үз күзләре белән күрмәсә дә, Мәрьям апа укырга, кешеләрне шатландыру өчен белем алырга кирәклеген яхшы аңлый. 1937 нче елда 7 нче классны “яхшы” билгеләренә тәмамлый.

Аннан соң Казанның педагогия училищесы. Ләкин гаиләдәге авырлык училищены тәмамларга ирек бирми. Икенче курсны тәмамлагач, ул авылга кайта 1942 нче елның май аена кадәр колхозда үлчәүче, кладовщик булып эшли.

Ләкин Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көннәре аны да тынычлыкта калдырмый.

- Сугышка чакырып кәгазь килгәндә, сез, кайда идегез? – дип сорадым мин Мәрьям ападан.

- Сугышка чакырып язу килгәндә, мин авыл советында идем. Кәгазьне куркып кына кулыма алдым. Укып чыктым. Авыл советындагы кешеләр белән саубуллашып чыгып киттем. Өйгә елый – елый кайттым, чөнки бу вакытта абыем сугышта  һәм аның үле хәбәре килгән иде. Өйгә кайткач, берәүгә дә әйтмәдем, идәннәрне юып чыктым. Бары кич белән генә сугышка китәсемне әйттем. Иртә белән, саубуллашып, авылдан чыгып киттем, - дип сөйләде  ул.

                 Сугышка китәр алдыннан Мәрьям апа менә мондый юллар язып калдырган: “Әгәр дә мин шушы китүдән кайта алмасам, бик еламагыз, әйберләремне саклагыз! Бәлки, мин исән – сау кайтырмын. Ярый, алла хәерле итсен инде. Ходайның үзенә тапшырдым”. (Бу язу да Мәрьям апада саклана)

 1942 нче елның ахырында фронтта, хәрәкәттәге армиядә: 183 нче зенит – артиллерия полкы батареясында хезмәт итә башлый. Аларның дивизионы Воронеж шәһәре янына урнаша. Кыю кыз батареяда беренче көннән үк үз кеше булып китә.

Мин сугышта Калуга кызы Мария Михайловна Дядюхова белән таныштым, - дип искә ала Мәрьям апа. – Сугышта төрлесе була. Иң авыр минутта да төшенкелеккә бирелмәү аеруча мөһим. Хәтерлим: Воронеж өлкәсенең Свобода шәһәре тирәсендә бомба төшеп батарея командиры үлде, башкалар яраланды, мин дә яраландым. Ләкин тиз генә аңга килеп, батарея белән идарә итүне үз кулыма алдым. Төгәл координаталар күрсәтү приборлары сафтан чыгуга карамастан, дошманның “Хенкель - 111” самолетын бәреп төшердек. Бу дивизион составында 1945 нче елның августына кадәр сугыштым.

1944 нче елда партиягә керә. Җиңү көнен Вильнюс шәһәре тирәсендә каршылый. Демобилизацияләнгәннән соң, 1945 елда КПССның Солтан райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы булып эшли башлый.

1946 нчы елның сентябреннән Татар Янтыгы җидееллык мәктәбе укытучысы. Бу чорда ул җәмәгать эшләренә чума. Пропагандист, партия оешмасы секретаре, агитатор... Укытучы булып лаеклы ялга чыкканчы - 1973 нче елга кадәр эшли. Хәзер тормыш юлына борылып караганда барысы да гадәти булып күренә. Ә күпме көч, хезмәт куелган.

 

 

 

 

ДӨНЬЯГА  ИКЕ  ТАПКЫР  “ТУГАН”  САЛИХ АБЫЙ

Кап – кара чәчле, кара кашлы, озын буйлы, авылның бер дигән егете Хафизов Салихка да сугышка алыну турындагы язу килә. Әти - әнисе, туганнары, сөйгән кызы Мәрьям белән саубуллашып, 1941 нче елның декабрь аенда сугышка китеп бара. Башта Биектау районында 3 ай укый. Казан дивизиясе төзелгәч, Мәскәү шәһәрен сакларга җибәрәләр. Бу араны алар чаңгы белән үтәләр. Ул Мәскәү астында “Куян тавы” дигән урында сугыша. Шунда 1942 нче елның апрель аенда кулы яралана. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, кыю йөрәкле егет тагын фронтка китә. Витебск һәм Орша шәһәрләре өчен барган сугышта сул аягы яралана. Дошман пулясы аны үзенә алырга тели.

Аягы яралангач, якындагы госпитальгә җибәрәләр. Хирурглар операция ясарга һәм аягын кисәргә дигән нәтиҗәгә килә. Бу турыда белгәч, 20 яшьлек егет табиблардан елап ялвара:

- 20 яшьтән аяксыз калырга теләмим. Аягымны кисмәгез! – ди. Кайсыдыр миһербанлысы аның аягын саклап калырга тели. Ләкин Салих абый операция өстәлендә аңын җуя һәм аны үлгән дип уйлап, мәетләр янына чыгарып куялар.

- Күземне ачып , тирә - ягыма карасам, мине үлгән кешеләр чолгап алган. Куркуымнан кычкырып җибәрдем. Тавышка шәфкать туташлары йөгереп керделәр дә мине палатага алып чыктылар. Менә шулай итеп мин үлем “тырнагыннан” котылып калдым, - дип сөйләде безгә Салих абый.

Үлемне җиңеп, яңадан фронтка китә. Бу юлы Варшава якларына. Монда да Салих фашистларга каршы көрәшүен дәвам итә. Курку белмәс батыр егет булып кала. Бу якларда да язмыш аны сынап карарга уйлый. Канкойгыч сугышларның берсендә ул өченче тапкыр каты яралана. Бу юлы - гомерлеккә. Җиңү бәйрәмен дә госпитальдә каршылый. Ә туган авылына, сугыштан мәңгелек яра алып, ике култык таягы белән 1945 нче елның июнь аенда кайта.

Шул вакыттан алып алар Мәрьям апа белән тигезлектә инде 65 ел бергә яшиләр.Иле турында уйлаганга, аларның гомерләре озын булгандыр. Ходай аларга күргәннәре өчен, тигезлек бүләк иткәндер кебек безгә.

 

Бесплатный хостинг uCoz